Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар оныкларымны карарга куша, тик мин...

Миңа илле сигез яшь.

Яшен арттырганчы лаеклы ялга чыгып өлгердем, льготалы урында эшләдем. Пенсия акчасы – олыгаю ягына чыгып баручы ялгыз хатынга ярдәм, тик аңа гына яшәп булмый. Эшләвемне дәвам итәм. Әле көч-хәлем бар, берүзем өйдә утырырга җыенмыйм. Коллективта яшең һәм авыруларың турында онытасың. Эш һәм хезмәттәшләр янында миңа кызыклы һәм рәхәт – икенче өем кебек.

Бәлки кемдер: «Ис китәрлек ние бар инде моның. Картаю ягындагы кешенең үз үзе һәм уйлары белән бергә бер калудан куркуы аңлашыла. Нигә дип бу турыда язып торырга?» – дияр. Әмма минем хатым пенсиядәге ялгыз тормыш турында түгел, ә бөтенләй башка нәрсә хакында.

Мин ялгызым түгел. Минем улым, кызым һәм өч оныгым бар. Алар мине онытмый. Киресенчә, әлегә минем хәзерге халәтемдә кебек «ялгыз» буласым килә. Һәм шундый тормышымның мөмкин кадәр озаграк булуын телим. Хәзергә мин эшкә сәләтле һәм бәйсез. Минем иптәш «кызлар»ым белән очрашу, театр-концертларга йөрү, җәен диңгезгә барып ял итү мөмкинлегем бар. Миңа шундый тормыш ошый һәм мин аны озак еллар көттем. Балалар табып үстергәндә көттем, ачлы-туклы туксанынчы елларда Польша һәм Төркиягә чүпрәк-чапрак артыннан чапканда көттем, паралич суккан иремне тәрбияләгәндә көттем. Хәзер минем ул тормыш бар һәм мин кемгәдер ни өчендер бурычлы түгел. 

Картлыгым, мөмкинлекләрем чикләнәчәк елларым ерак тау­лар артында түгел һәм шул килеп җиткәнче үзем өчен, кешечә яшәп каласым килә. Минем бу теләгем гаеп итәрлек һәм күпсенерлекме? Юк, минемчә. Тик аңардан мин кабат мәхрүм булырга мөмкин. Хәзер мин үзем өчен яшәү һәм балаларымның җайлы тормышы өчен үзем турында оныту арасында сайлау алдында торам. 

Улым киленем һәм оныгым Самат белән хәлемне белергә килеп, мәсьәлә күтәрде. Венераның декрет ялы бетә, бер айдан эшкә чыгарга кирәк.
Оныгым Самат – бик әйбәт малай, үлеп яратам үзен, ул миңа үземнең әтиемне хәтерләтә. Улым Рөстәм дә кечкенә чагында үткен һәм күп белүчән иде – оныгым аның копиясе. Менә хәзер бала белән нишләргә, аны кая урнаштырырга белмиләр. Башта аптырадым:

– Ничек инде белмисез? Балалар бакчасына, әлбәттә. барлык балалар да бу яшьтә үзара аралашырга, башка төрле тормышны өйрәнергә тиеш. Аннары мәктәптә дә, зур үскәч тә җиңелрәк була.

Болар дәшми, ык-мык килә, нидер әйтеп бетерми. Түзмәдем, сорадым:

– Ник дәшмисез? Ниндидер проблема бармы? Урын юкмы? Йә, сөйләгез!

Рөстәм дипломатия сак­лап, ерактан тотынды:

– Аңлыйсыңмы, әни, урыннар бар, тик бакчасы нинди бит. Без яши торган адреска «отстойный» бакча карый, тәрбиячеләре дә авылдан килгән, анда йөрүче балалар да шундый. Самат анда ул балалар белән аралашып, нәрсәгә өйрәнә ала инде. Җыен кирәкмәгән сүзләргә, әллә нинди авыру ияртсен тагын.

– Юк, балалар, – дип бирешмәскә тырыштым, – алай ук куркыныч түгел инде. Муниципаль бакчаларын гел тикшереп торалар, анда берничек тә начар шартлар була алмый. Тыңламагыз беркемне дә. Рөстәм, улым, син үзең дә гап-гади бакчага йөрдең, барысы да әйбәт бит. Әгәр инде муниципаль бакча ошамый икән, шәхси бакчага билгеләгез Саматны. Алар хәзер күп. Нәрсә проблема ясыйсыз?


Улым җавап итеп:

– Әни, безнең ни әйтергә теләгәнне аңлыйсың бит инде, – дип куйды.

Ә мин башымны юләргә салып:

– Юк, аңламыйм. Нәрсә әйтәсең килә?

– Әни, җә, барысын да аңладың бит инде. Без синең Самат белән өч еллап утыруыңны телибез. Белемең дә педагогический, кайчандыр башлангыч классларны укыттың бит. Әйт инде алайса, сез юкка минем яныма килдегез, миңа хәзерге эшем оныгыма караганда кадерлерәк, диген. Сез сәвит кешеләре барыгыз да шундый. Эшегездән зиратка бер адым калгач кына китәсез. Башкача булдыра алмыйсыз.

– Әйе, улым, башкача булдыра алмыйбыз. Безне биләүдән үк кеше җилкәсендә утырмаска өйрәттеләр. Ә педагог белемем бар, әйе. Тик барысы да онытылган инде, син туганнан бирле, утыз елдан артык укытканым юк.

Килен Венера да телгә килде:

– Әни, зинһар, дулкынланма әле. Без барын да аңлыйбыз, хәзер пенсия акчасына гына яшәү авыр. Без Саматны караган өчен түлиячәкбез. Барлык чыгымнарны үз өстебезгә алабыз. Безнең өчен иң мөһиме – баланың дәү әнисе белән, имин булуы. Уйлагыз әле, зинһар. Нибары өч ел, аннары
кабат эшегезгә чыга аласыз.

Менә шундый сөйләшү булды. Мине аптырашта калдырып китеп бардылар. Ә мин хәзер уйлыйм: нишләргә? «Нибары өч ел, аннары кабат эшегезгә чыга аласыз...» Кызык, өч елдан соң кем мине эшкә ала? 


Менә шундый хәл. Башым катты, балаларга җавап бирергә кирәк. Нәрсә әйтергә – белмим. Булышасы да килә, эшем дә жәл. Самат үсеп китәр, дәү әнисенең кирәге дә калмас, ә узган елларны инде кире кайтарып булмас... Үзем өчен яшәп калырга вакыт та калмас. Киңәш бирегез әле, нишлим икән?

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев