Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Балалар мәйданчыгында уйнаган сабыйны урлаганнар

***

Асбест шәһәре суды балалар мәйданчыгында уйнаган сабыйны урлаган хатын-кызны мәҗбүри дәвалануга җибәргән. Бу хакта Свердловск өлкәсе судларының берләштерелгән матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр ителә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, быел июньдә гаепләнүче хатын балалар мәйданчыгында уйнаган чит сабыйны үзе белән ияртеп алып киткән һәм аны фатирында тоткан. Кызны полиция хезмәткәрләре эзләп тапкан.

«Хатын-кыз сәламәтлеге буенча җинаять җаваплылыгына тартыла алмый», – диелә хәбәрдә.

Суд хатынны психиатрия ярдәме күрсәтелә торган учреждениегә җибәрергә карар кылган. Аны стационарда дәвалаячаклар, ә аңа кадәр хатын-кыз сак астында калачак. Яклар суд карарына карата шикаять белдермәгән очракта, карар 15 тәүлектән соң үз көченә керәчәк, диелә хәбәрдә.

Интертат

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев