Балалар мәйданчыгында тау җимерелеп төшкән, зыян күрүчеләр бар
Яшәеш

Балалар мәйданчыгында тау җимерелеп төшкән, зыян күрүчеләр бар

Хакасиянең Усть-Абакан бистәсендә тау җимерелүеннән соң дүрт бала хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә төбәк буенча Тикшерү комитеты.

Бу вакытка тагын нәрсәләр билгеле:

  • -балалар өч метр биеклектән егылып төшкән, бистәнең базар мәйданында төзелгән агач тауның өске катламы җимерелгән;
  • - RT чыганагы мәгълүматлары буенча, тау файдалануга тапшырылмаган, әмма шулай ук кеше кермәс өчен махсус әйләндереп алынмаган, шуңа күрә балалар аңа керә алган;
  • - әлегә җиде бала медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, әмма мәйданчыкта 15 бала уйный алган, шуңа күрә зыян күрүчеләр саны артырга мөмкин, дип билгеләп үтә RT чыганагы;
  • - беренчел мәгълүматлар буенча, ике кыз, ун һәм 11 яшьлекләр, хәзер хастаханәдә аягы сынган, тагын берсе-җәрәхәтләнгән һәм бер малайның умыртка баганасы җәрәхәтләнгән;
  • - төбәк Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак - фото: RT на русском.


Нет комментариев