Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар энциклопедияләре - татар телендә

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Татар китап нәшрияты «Росмен» нәшрияты белән хезмәттәшлек итеп, тәрҗемә басмалары чыгару проектын гамәлгә ашырды.

Алар - татар телендәге «Илләр һәм кыйтгалар»,«Авиация», «Бөҗәкләр», «Бизнес», «Этләр», «Гаҗәеп хайваннар», «Диңгез һәм океан», «Астрономия һәм космос», «Футбол», «Терек табигать» кебек матур балалар энциклопедияләре. Тиражның иң зур өлеше (һәр китапның 3 меңе), балаларны укыту процессында куллану өчен, ТР мәктәп учреждениеләренә җибәрелә. Калган тираж сатуга чыкты.

Әлеге проект - мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләре китапханәләрен комплектлаштыру максатыннан, балалар өчен татар телендә иң кирәкле булган танып-белү әдәбиятын чыгару буенча эшләрне дәвам итү өстендә эшли. Мәсәлән, 2021 елда Татар китап нәшрияты комиссиясе ярдәме белән «Балалар энциклопедиясе» сериясеннән китаплар нәшер ителде, алар ТР мәктәпкәчә учреждениеләренә таратыла.

Басылган балалар энциклопедияләренең үзенчәлеге – аларның аңлаешлы һәм үзләштерергә җиңел булуында. Якты, төсле һәм кызыклы рәсемнәр белән баетылган текст балага яңа мәгълүматны мавыктыргыч формада үзләштерергә ярдәм итә..

Шул исәптән, комиссия ярдәме белән Татар китап нәшрияты ТР мәктәп учреждениеләренә урнаштыру өчен күренекле татар эшлеклеләре (язучылар һәм шагыйрьләр) рәсемнәре төшерелгән мәгълүмати плакатлар (А2 форматы) әзерләгән. Хәзерге вакытта әлеге плакатларны республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә китерү этабы тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев