Балалар да «Яшел Үзән» белән бер дулкында
«Яшел Үзән» газетасы якынлашып килүче 30 еллык юбилее уңаеннан оештырган бәйгенең бер номинациясе районыбызның кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләрен барлау, башкаларга да үрнәк итеп күрсәтү, гореф-гадәтләребезне саклауга багышлана. Ә безнең районда юктан да могҗиза тудыручылар бик күп.
«Хезмәт төбе – хәзинә» номинациясендә беренчеләрдән булып балаларның катнашуы безнең өчен аеруча сөнечле. Димәк, үсеп килүче буын «Яшел Үзән» белән бер дулкында. 5нче гимназия укучысы Әдилә Хәмидуллина менә шундый искиткеч калфак ясаган, чигүләрен генә карагыз әле сез! Эш барышын аңлатып, видео да төшергән, мастер-классны безнең социаль челтәрләребездә карый аласыз. Афәрин, Әдилә
Исегезгә төшерәбез, юбилейлы датаны билгеләү кысаларында, язылучыларыбыз арасында бәйге игълан иткән идек. Ул өч номинациядән тора:
«Рәсемнәремдә Каюм Насыйри иҗаты һәм тормышы»
«Ул минем өчен Герой»
«Хезмәт төбе – хәзинә»
Бәйгегә җибәрелгән эшләрдән күргәзмә оештырылачак һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне саллы бүләкләребез көтә. Беренче номинациядә җиңүчегә – планшет, җанны әрнетерлек итеп оста хат-хикәя язучыга – триммер, ә алтын куллы якташыбызга электр пычкысы тапшырачакбыз.
Эшләрегезне августка кадәр yashel_uzen@mail.ru электрон почтасына яки 8 927 413-83-43 ватсап номерына юллый аласыз. Бәйгеләребездә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев