Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бакчасында фаҗига: 4 яшьлек кызның күзен имгәткәннәр

Бала имгәнү факты буенча Мәскәү өлкәсе прокуратурасы тикшерү башлаган.

Мәскәү өлкәсендәге Подольск шәһәрендә балалар бакчасында 4 яшьлек кызның күзен имгәткәннәр. 

Әлеге вакыйга 2024 елның август башында була. Бакчадагы бер кыз кулына карандаш ала. Бу вакытта тәрбияче игътибарын читкә юнәлткән була. Кыз икенче кызның күзенә шул карандаш белән төртә.

«Сул күзе яраланган һәм күрү функцияләре югалган баланы хастаханәгә салалар. Кызның күзенең төсле катлавы ярылган, һәм зур яра бар», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

«Якынча белешмә буенча, имгәнгән бала очлы карандашка төртелгән, карандаш башка баланың кулында булган», – дигәннәр прокуратурада.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев