Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балага 18 яшь тулганнан соң алимент бурычы сакланамы?

Әйе, саклана.

Башкару кәгазе яки алимент турындагы килешү түләргә тиешле гаебе белән башкарылмый икән, вакыт күпме узуга карамастан тулаем алына. Шулай итеп, алиментны вакытында ала алмаган затның ничә яшьтә булуына карамастан (әгәр дә суд аркылы яки үзара килешү нәтиҗәсендә бу йөкләмә үзгәртелмәгән булса), бурычлы тиешле сумманы тулысы белән түләргә тиеш.
«Башкару производствосы турында»гы законның 47нче маддәсе нигезендә, башкарылу документында күрсәтелгән таләпләр бурычлы тарафыннан тулысы белән үтәлгән очракта, башкару производствосы суд приставы тарафыннан ябыла.
Әгәр дә әти яки әни кеше алимент түләүдән явызларча качып йөри икән, моның нәтиҗәсендә аның бурычы һаман арта һәм аны барлык төр керемнәреннән мәҗбүри тотып калу юлы белән түләргә туры киләчәк (монда пенсия акчасы да керә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев