Балачакка кайттык
Баш очыннан ак болытлар ага, Ак болытлар – безнең балачак. Балачакка кире кайтып булмый, Алар шулай ап-ак калачак. Ак болытлар – безнең балачак.
Бәхетле, ике килми торган балачак! Аның турындагы истәлекләрне ничек инде яратмыйсың, ничек кадерләп сакламыйсың? Кеше күңелендә онытылмаслык хатирә булып сакланучы гүзәл чор, ул - мәктәп еллары. Балачак белән яшьлекне тоташтыручы шушы вакыт аралыгы еш кына искә төшә, сагындыра. Их, бер көнгә генә булса да кайтырга иде шул мәктәп елларына, күрешергә иде классташлар белән...
Безнең Күгеш мәктәбен тәмамлаганга да быел 35 ел булды. Шул уңайдан җәйнең бер матур көнендә зур бәйрәмгә - очрашу кичәсенә җыелдык. Бу 1983 елда Күгеш сигезеллык мәктәбен тәмамлаган классташлар очрашуы иде. Мәктәпне яраткан, укытучыларын онытмаган укучыларыбыз килде бу очрашуга. Кадерле классташларыбыз белән мәктәбебез янына җыелдык. Өлкән яшьтәге укытучыларыбыз Равилә апа, рус теле укытучысы Фидәлия апа, хәзерге вакытта мәктәп директоры Фәридә апа белән өйләренә барып, күрешеп, сөйләшеп, хәлләрен белештек. Мәктәп елларындагы кызыклы истәлекләрне барладык, бер-беребезнең гаилә хәлләре, тормышлары белән кызыксынып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Укыганда кем нинди шуклыклар эшләгән, нинди мәзәк хәлләр булган - барысын да хәтердә яңартып көлештек. Без үзебезне яңадан мәктәп елларына кайткандай хис иттек. Укытучыларыбызга күңелебездә йөрткән рәхмәтләребезне җиткердек. Әлбәттә, мәрхүм булган мөгаллимнәребезне – хәреф танырга өйрәткән беренче укытучыбыз Әминә апаны, зур тормыш юлына чыгарган татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бездә туган телебезгә карата мәхәббәт уяткан сыйныф җитәкчебез Фәридә апаны тын калып искә алдык.
Кулымда Әминә апа Фазлуллинаның “Мин картайдым димәгез...” исемле шигырьләр җыентыгы.
Фәния Әсәдуллина язмасын газетадан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев