Бала – төп пассажир
Яшел Үзәннең Комаров, Королев һәм Гоголь урамнарында 5 һәм 10 июльдә ЮХИДИ инспекторлары автомобильләрдә балалар йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерүгә юнәлтелгән рейд уздырган.
– «Бала – төп пассажир» профилактик чарасы барышында 30 машина тикшерелеп, 6 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды, – дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Рөстәм Әбраров. – Аерым алганда, 2 машина йөртүченең транспорт чарасын идарә итүгә хокукы юк иде, 1се полиция хезмәткәре таләбен үтәмәде, 2 машина йөртүченең мәҗбүри иминият полисы булмады.
Шунысы игътибарга лаек, тикшергән вакытта туктатылган автомобильләрдә махсус җайланмаларга утыртылган балаларга инспекторлар фломастерлар, «Автошәһәр» уенын бүләк иткән. Ә әти-әниләре белән әңгәмә уздырылган.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев