Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бала югалту хәсрәтен берәүгә дә татырга язмасын...

Ни кызганыч, махсус хәрби операциядә гомере өзелүчеләрнең саны арта.

Ни кызганыч, махсус хәрби операциядә гомере өзелүчеләрнең саны арта. Мин дә улымны югалттым. Авылыбызның берничә егетенә истәлек тактасы урнаштырылды. Тик менә бу чараны белми дә калдык, чөнки дәшүче, әйтүче булмады. Ник аны тантаналы төстә ачарга ярамый идеме икән?! Мәктәп укучылары, авыл халкы катнашында зурлап үткәрелергә тиеш булгандыр дип уйлыйм. Патриотик яктан да үсеп килүче буын өчен тәрбияви чара булыр иде. Безнең бүгенге көндә тыныч яшәвебез өчен гомерен биргән Герой егетләр бит алар! Бала югалту хәсрәтен берәүгә дә татырга язмасын, күрсәтмәсен. 

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев