Бал нигә утыра?
Югары Сәрдә авылында яшәүче һәвәскәр умартачы Ильяс абый Хәйруллин җавап бирә
Кайбер елны чыннан да бал төпкә бик тиз утыра. Моңа пошаманга төшүчеләр дә бар. Җәй кызу килү сәбәпле, көнбагыш, люцерна, болын тукранбашы чәчәкләре нектарны күп бүлеп чыгара. Ә аларның нектарында бик тиз кристаллаша торган глюкоза күп. Бу бер сәбәп. Икенчедән, эссе, коры һава күзәнәкләргә салынган нектарны артык тиз киптерә, кристаллар күбәя. бу кристаллар шикәрнеке кебек эре булырга мөмкин. Балның тиз утыруына өченче сәбәп - аның салкынча урында саклануы.
Балның тиз утыруы аның сыйфатына зыян китерми, ди белгечләр, нәрсә бар бал составында, шул килеш саклана икән. Ә менә сыек балдан чәчәкләрнең хуш исе тизрәк очып бетә икән. Моны белгән кешеләр балны махсус утырту чараларын күрәләр.
Тулырак: ТЕЛӘЧЕ ИНФОРМ
Фото: "ЯҮ" архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев