Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бакырчыңны моңга төр, гармунчы

Нәкъ шушындый исемдә көмеш телле гармун бәйрәме Бакырчыда гөрләп узды. Әйе, сәер заманда яшибез, хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә, гармунчыларны табуы ай-һай авыр. Кайда икән ул урам тутырып, гармун сызып, Сабантуй мәйданына барулар, аның тавышына кушылып җырлаулар?

Әйе, бүген моңлы тальян тавышын магнитофон алыштырды. Шуңа да бу бәйрәм аеруча кадерле, якын иде. Бакырчы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева мондый чара уздыру турында күптән хыяллана. Аның онытыла барган гармун тавышын авылдашларына, балаларга ишеттерәсе килә. Бакырчының алыштыргысыз гармунчысы Равил абый Насыйбуллин бар, алар династия­ләре белән бу уен коралына гашыйк. Әтисе, абыйсы да рәхәтләнеп уйнаган, улы да алардан калышмый. Һәммәсе үзлегеннән өйрәнгән. Равил абый авылда чакырган җирдән баш тартмый, рәхмәт.
Инде шушындый бәйрәм уздырабыз дип, районның гармунчыларын газета аша чакырып, белдерү басылгач, күрше-тирә авылда яшәүчеләр дә теләп әлеге чарага кушыла. Бакырчыда туып үскән егетләр Илнур Госманов белән Рафикъ Яруллин авылдашлары алдында чыгыш ясаганда дулкынланмыйча калмагандыр. Икесе дә уйнап кына калмыйча, өздереп җырлады да. Татар Танаеннан килгән җырлы- моңлы гаилә Рәшидә һәм Фәрит Мостафиннарны (рәсемдә) районда белмәүчеләр сирәктер. Бакырчы авылы оештырган бу үзенчәлекле бәйрәмгә дә алар килми булдыра алмый. Фәридә апа иренең моңлы итеп уйнаган тавышына рәхәтләнеп кушылып җырлады, афәрин! Наратлы кунагы Рәхмәтулла Сөнгатуллин «Сарман»ын сызып җибәрүгә авылның өлкән буын кешеләре тыныч кына утыра алмады. Яшьлек елларын искә алып, алар да кушылып җырлады. Урысбагадан Камил Хәлиуллин шуның кадәр җиңел уйнады ки, әйтерсең лә, гармунын кулыннан бер дә төшерми. Күгәйдән килгән Рәшит Шакиров хромка, баян, тальян алып килгән. Өчесендә дә бер дигән итеп уйнагач, тамашачы аһ итте. Мулла Иле кунагы Хәдис Гыйззә­туллин да гармунчыларны күрергә дип шатланып кайткан.
- Күбесе газетада белдерүне күреп килгән. Һәммәсенең уйнарга сусаганлыгы күренеп тора. Һәм авыл халкы, килгән кунаклар өчен дә искиткеч, күңелгә якын, ихлас бәйрәм булды, барчасына да ерак араларны якын итеп килүләренә рәхмәтлемен. Әлбәттә, бүгенге көндә гармунчыларны җыясы бик авыр. Күбесе халык алдына чыгып уйнарга кыенсына. Һәм бу бәйрәмне традициягә кертәсе иде. Бәлки киләчәктә алар да кушылыр. Җәйнең бер кичен булса да гармун тавышына күмәсе килә, - дип сөйли Миләүшә Сәлахиева.
Гармунда гына уйнап калмыйча, онытыла барган уеннар да оештырылды бу кичтә. «Йөзек салыш»та, мәсәлән, газетабызның баш мөхәррире Илсөя Завилейская ничек итеп шәп биюен күрсәтте. Нурия Сәмитова «Җидегән чишмә»не башкарды. Башка уенчылар да сынатмады. Афәрин, райондашларыбыз. Онытыла барган гореф-гадәтләребезне, традицияләребезне шулай искә алып, яңартып торганыгыз өчен.
Алия Гаязова, Илсөя Завилейская фотолары.

Тулы ФОТОРЕПОРТАЖ - http://yashel-uzan.ru/the-news/item/11957-bakyirchyida-garmun-bәyrәme.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев