Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бакча ширкәтендә 50 авиация бомбасы тапканнар

«Ромашка» бакча ширкәтендә җир эшләре башкарганда Казан кешесе тутыккан снарядны табып ала.

Ир шунда ук полициягә хәбәр итә, урынга саперлар килә, алар 4 шартлаткыч предмет казый һәм аларны экспертизага алып китә. Бу 40нчы еллардагы авиация бомбалары булуы ачыклана.

Соңрак участок хуҗасы янә туфрак эшкәртә башлый һәм янә җир астындагы снарядларга тап була. Ахыр чиктә, саперлар туфрактан 50 тутыккан снарядны чыгара, аларның һәрберсенең якынча авырлыгы 100 кг.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев