Бәчек авылының хөрмәткә лаеклы кешесе 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Равил абый гомер буе колхозда тракторда, комбайнда эшләгән һәм әлеге хезмәтләре өчен «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнгән.
Бәчек авылының хөрмәткә лаеклы кешесе, озак еллар авылыбызда имам вазифаларын башкарган Равил Гәлләм улы Садриев үзенең гомер бәйрәме - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярны Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин котлады.
-Сәламәтлек, тыныч тормыш һәм якыннарыгызның йөрәк җылысын тоеп, озак яшәвегезне телим, –диде ул тәбрикләү сүзләрендә.
Котлауларга "Яшел Үзән" редакциясе дә кушыла. Равил Гәлләм улына тыныч тормыш һәм иминлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев