Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бәчек авылы мулласының тарихи хезмәте

«Милли китап» нәшриятында борынгы кулъязмаларны өйрәнүне максат иткән «Татар археография­се» сериясенең чираттагы – 31нче китабы дөнья күрде.

Ул – милли тарихыбызга багышланган, моңа хәтле авторы һәм әсәр исеме билгесез булып килгән, кызыклы хезмәт.

Аның авторы – Минһаҗетдин Сәйфулла улы Җәбәли (1838–1893) Бәчек авылында (хәзерге Яшел Үзән районында), имамлык вазифасын башкаруы белән бергә, тарихи әсәр язу белән дә шөгыльләнгән. (Бәчек зиратында Минһаҗетдин хәзрәтнең кабер ташы сакланган). «Җәбәли» дигән нисбәсе – Тау ягы кешесе булуын белдергән, гарәп телендәге «җәбәл» сүзе – тау мәгънәсендә.
Бу күренекле затның нәселе Мамадыш-Әкил авылы муллалары токымыннан булган.
Төп нәсел буыннары: Минһаҗетдиннең әтисе Сәйфулла (1802–1869), аның әтисе Мөхәммәтшәриф (1753–1817), аның әтисе Гаделшаһ, аның әтисе Габдрахман. Болардан Мөхәммәтшәрифнең һәм улы Шәмсетдиннең Мамадыш-Әкилдә имам булып торганлыклары турында Каюм Насыйри да язган. Шәмсетдин мулланың улы Шәрәфетдин (1826–1901) шулай ук туган авылында озак еллар имамлык иткән. К.Насыйри Мөхәммәтшәрифнең икенче улы Сәйфулланың Бәчектә мулла булганлыгы турында да искәрткән. Сәйфулла мулланың эшен улы Минһаҗетдин, ә ул вафат булганнан соң – аның улы Мөхәммәтпарса (1871 елда туган) дәвам иткәннәр.

«Тәварихы Болгарийә вә татарийә» (Болгар һәм татар тарихы) дип исемләнгән, моңарчы авторның үз кулъязмасында гына сак­ланып килгән хезмәт 1878 елда иҗат ителгән. Шунысы мөһим – ул вакытта халкыбыз­ның үткәне турында татар авторларының бер китабы да басылып чыкмаган булган әле. Ягъни, Минһаҗетдин мулла – катлаулы тарихи хезмәт язарга беренчеләрдән булып тотынган татар укымышлысы. Аның исеме үз чордашлары Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Хөсәен Әмирханов һәм Каюм Насыйри белән янәшә торыр­га лаек.

Быел Минһаҗетдин Җәбәлинең тууына 185 ел һәм аның тарихи хезмәте язылуга 145 ел тула.
Яңа басылып чыккан бу китапның гомуми күләме 234 битне тәшкил итә (төзүчесе – археограф Раиф Мәрданов).
Хезмәтнең тиражы зур булмаса да, аның белән Интернет аша – Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсендә (https://kitap.tatar.ru/ru/ssearch/ecollection/) танышырга мөмкин.

Булат Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев