Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Бабайлар кызларга әйләнгән

Бу көннәрдә ветераннарның күңеле аеруча нечкәргән вакыт: аларга игътибар зур, әле монда, әле тегендә чакыралар, хөрмәтлиләр, зурлыйлар.

РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЯҮМР башлыгы Александр Тыгиннан Җиңү көне белән котлап, матур-матур открыткаларны өйләренә кадәр китереп бирделәр. Әмма кайбер ветераннар аптырашта: ТР Президентыннан килгән открытка хаталы язылган. «Улы» диясе урынга «кызы» дип язып чыкканнар. Фәрит Сафинович Нәҗиев исә бөтенләй Фәрит Сафин кызына әйләнгән! Бу ветераннарга карата бер хөрмәтсезлек билгесе булса, дәүләт теле булган татар теленә карата тәрбиясезлек. Ил җитәкчеләре исеменнән открытка язу­чыларга - «икеле»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев