Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Аздан да күңел була

Олы Ачасырның игелекле егете Әнвәр Миңнуллин кылган яхшылыклары турында еш сөйлибез. Сөйләми мөмкин түгел, чөнки ул һәркемгә ярдәм итеп, күңелен күрергә тырыша торган олы йөрәкле кеше.

Әле күптән түгел Әнвәр Габбас улы Олы Ачасыр мәчетенә йөрүче ир-атларны «Бохара» кафесына чакырып, корбан ашы үткәрде. Авылның имам-хатыйбы Равил хәзрәт Кадыйров коръән аятьләре укыды, догалар кылынды. Авылдашларның бер табын артында аралашып, корбан итеннән авыз итеп, хәләл кафеда сыйланып кайтулары бик тә күңелле булды. Һәммәсе Әнвәр Миңнулинга чын күңеленнән изге теләкләрен юллады. Өлкән буын кешесенә күп кирәкми шул инде ул, аз гына игътибардан да күңеле була.
Мәчет картлары,
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев