Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Азат Абитовның әнисе Альбина ханым: «Танылу улымны үзгәртте»

Чувашия Республикасындагы Шыгырдан авылы (Батыр районы) турында ишетмәгән кеше юктыр. Россиядәге иң эре авылларның берсе ул.

Бу авыл - яшь һәм өметле җырчы, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреаты Азат Абитовның туган җире дә. Биредә аның әти-әнисе, туганнары, дуслары яши. Әтисе Фәрид Батыр районының мәдәният йортында музыкант һәм тавыш режиссеры булып эшли, ә әнисе Альбина Шыгырдан урта мәктәбендә музыка дәресләрен укыта, музыка мәктәбендә баян дәресләрен бирә.
Альбина ханым белән очрашып сөйләшкәч, Азат турында тагын да күбрәк белдек. Әңгәмәдәшемнең сүзләрендә, күзләрендә, елмаюында әниләрчә ихлас, күңелнең иң түреннән бөркелеп чыга торган чиксез ярату һәм матур горурлык хисләре дә тойдым мин.
- Альбина ханым, Азатның җыр-моңга сәләте кемнәрдән килә, моң чишмәсенең башы кайларга барып тоташа, дигән сорау урынсыз булыр иде. Җыр сәнгате, моң дигән төшенчәләр сезнең гаилә өчен бер дә ят түгел икән.
- Чыннан да, иремнең дә, үземнең дә музыкаль белемебез бар. Әтиебез җырлар яза, гармунда уйный, балалар белән дә ул шөгыльләнә иде. Азат - бик ышанычлы, җавап­лы бала. Максатына үз тырышлыгы белән бара торган кеше. Безгә, туганнарга, дусларына бик мәрхәмәтле. Ниндидер бер матбугат чарасында Азат турында тәкәббер дип укыганым бар. Мондый фикер белән килешмим. Ул артык сүз сөйләшми, бәлки әлеге сыйфаты аркасында язма авторында шундый тәэсир калдыргандыр.
- Хәзер Азат авылга еш кайтамы һәм буш вакытларын гадәттә ничек уздыра?
- Хәзер бик еш кайта алмый. Аена яки ике атнага бер тапкыр була торгандыр. Кайткач, безгә булыша, дуслары, туганнары белән күрешә.
- Әни кеше буларак, балагызны сездән дә яхшырак белүче юк. Әйтегез әле, татар тамашачысы алдында танылу Азатны үзгәрттеме?
- Үзгәртте, әлбәттә. Азат үсеп китте, тагын да җаваплылык өстәлде. Рәшит Ваһапов фестиваленнән соң өйгә кайткач, ул: «Әти, әни, Рифат абый миңа продюсерлык итү буенча тәкъдим ясады. Нәрсә эшлим икән?» - дип киңәш сорады. Дөресен генә әйткәндә, ул мондый тәкъдимне көтмәгән иде һәм аңа әзер түгел иде. Киңәшләшкәч, уйлашкач, эшләргә карар кылды. Һәм менә ике ел узып та китте инде.
Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев