Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аз керемле кешеләр өчен бушлай кайнар ризык тарату пункты ачылды

Узган җомгада Яшел Үзәндә беренче хәйрия пункты эшли башлады, анда аз керемле кешеләр бушлай кайнар ризык белән туклана алачак.

Ул Татарстан урамында, 15а йорты адресы буенча, үзәк базардан ерак түгел урнашкан.


Туклану пунктын ачу тантанасында Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, «Нәфис Косметикс» вәкиле Александр Шульгин, проект кураторы, Казанның баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, «Кеше приюты» мохтаҗларны тернәкләндерү һәм адаптацияләү үзәге директоры Азат Гайнетдинов катнашты.


Бүген бездә зур вакыйга. Мондый беренче проектны Яшел Үзәндә ачабыз һәм соңгысы булмавына ышанам. Идел аръягы зонасында, Васильево, Осиново кебек зур торак пунктларда шундый объектлар кирәк. Без рәхәтләнеп бергә хезмәттәшлек итәчәкбез һәм һәртөрле ярдәм күрсәтәчәкбез, – диде район башлыгы Михаил Афанасьев.


Проект «Нәфис» компанияләр төркеме, «Кеше приюты» үзәге һәм Казанның Кабан арты мәчете көче белән тормышка ашырыла. Шулай ук берничә коммерция компаниясе һәм иҗтимагый оешма ярдәм күрсәтә. Аз керемле кешеләр өчен бушлай кайнар ризык пунктлары булдыру идеясе Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславскийныкы.
Кайнар ризыкларны шәһәр кафеларының берсендә әзерлиләр, ризыкны туклану пункты на китерәләр.

Теләүчеләр павильонда көн саен 11.00дән 14.00 сәгатькә кадәр төшке аш ашый алачак. Мондый кайнар ризык пунктлары Казанда 2020 ел азагыннан бирле эшли һәм алар барлыгы алтау. Һәрберсенә шәһәр кафесыннан көн саен 150-300 порция кайнар ризык китерелә. Проект башланганнан бирле 600 мең порция таратылган.


Шунысы мөһим, ризык бары тик хәләл продукциядән әзерләнә. Ачылган көнне, мәсәлән, пылау белән кәбестә салаты таратылды. Ни кызганыч, авыр тормыш хәлендә калган, аш та пешерергә мөмкинлеге булмаган кешеләр арабызда бар. Ачның хәлен тук белми дисәләр дә, шөкер, киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр бер дә юк түгел һәм алар ничек тә мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша. Аллаһ әҗер-савапларын бирсен үзләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев