Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айрат Хәйруллин турыдан-туры эфирда Татарстанда IT-индустрия үсеше турында сөйләячәк

Татарстанлылар белән онлайн-очрашу 16 декабрьдә ТР рәсми берләшмәләрендә узачак.

Иртәгә ТР саннар министры Айрат Хәйруллин социаль челтәрләрдә #Татарстан Онлайн программасы кысаларында туры эфир үткәрәчәк.

Министр Татарстанда IT-индустриянең ничек үсүе, республикада нинди IT-белгечләргә ихтыяҗ булуы һәм цифрлы карарлар татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүе турында сөйләячәк. Шулай ук, Хәйруллин интернет-кулланучылардан эфир вакытында килгән сорауларга җавап бирәчәк.

Очрашу 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә "ВКонтакте", "Одноклассники" социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында планлаштырылган.

#Татарстан Онлайн программасы 2020 елның апрелендә эшли башлады. Проект ярдәмендә татарстанлылар актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә ала. Студиядә инде 20 дән артык министр һәм республика ведомстволары җитәкчеләре кунакта булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев