Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җайланма янгын турында тиз арада хәбәр итеп, хатын исән кала

Торак йортларда янгын башлануы турында белдерүче җайланмаларны урнаштыруның кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген раслый торган чираттагы очрак Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә булган.

Стекольная урамындагы шәхси йортларның берсендә янгын турындагы хәбәр әбәткә чаклы килеп ирешкән. Бу хакта күршеләре шалтырата.
153нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре килеп җиткәнче, мунча һәм янкорма ут эчендә була. Бөтен мәйдан буенча йортның түбәсен янгын камап ала.
Күршеләре сүзләренә караганда, янучы йортның хуҗабикәсе коткаручылар килгәнче, мөстәкыйль рәвештә өеннән чыгып котылган. Бәхеткә, ул зыян күрмәгән.
Соңрак ачыкланганча, янгынны вакытында белеп алырга, ут турында хәбәр итүче автономлы
җайланма ярдәм иткән, Аны Татарстан республикасы Президентының хәйрия программасы буенча Васильево янгын сүндерүчеләре бу йортта 2018 елның июнендә урнаштырганнар. Ялгыз өлкәннәр исемлегендә исәптә торучы 82 яшьлек хуҗабикә йортта бер ялгызы яши.
Нәкъ менә шундый ялгызын гомер итүче өлкәннәргә быел Яшел Үзән районында ут турында хәбәр итүче
840 җайланма урнаштырганнар. Мондый датчикларны кую кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген чираттагы тапкыр Васильевода янгынның очрагы раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев