Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айгөл Сагынбаева: «Нинди бүләккә дә шатмын, иң мөһиме – игътибар»

- Вакытым булса, Яңа ел табынын үзем әзерлим, булмаса, заказ белән пешерттерәбез. Рәхәт заманада яшибез: нинди ризык кирәк - тиеш­ле вакытка өйгә китереп бирәләр. Балалар ел да үзләренә нинди дә булса бүләк уйлап табалар.

Былтыр икесе дә Кыш бабайдан курчак сораганнар иде, тик берсенә Анабель (сөйләшә, ашый, елый торган курчак) кирәк иде, ә икенчесенә - оча торган. Үземә килгәндә, нәрсәгә дә шатмын, иң мөһиме - игътибар. Балалар, гадәттә, открытка ясый. Әмиләгә карап, кечкенә Гайшә дә тырыша.
Без кечкенә чакта әти-әни нәрсә бүләк итсә, шуңа риза идек. Алар һәрвакыт үзенчәлекле бүләкләр белән сөендерергә тырышты, аның өчен аларга аерым рәхмәтлемен. Аннан тыш, һәр каникулда нинди дә булса шәһәргә экскурсиягә алып баралар иде. Бәхетле балачак елларын сагынып искә алам, дип белдергән Айгөл «Шәһри Казан» газетасына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев