22 августта Айгөл Бариеваның туган көне булып узды.
Җырчыны иртүк торуга берсеннән-берсе күңелле сюрпризлар көткән. Тормыш иптәше белән балалары бүлмәләрне шарлап белән бизәп, Айгөлне зур чәчәк бәйләме һәм бүләк белән сөендергән. Махсус Айгөл өчен туган көн торты да әзерләгәннәр.
- Быел туган көнемне үткәрергә исәп юк иде. Ләкин көтмәгәндә җырчы Фәридә һәм башка якын дусларым килеп керде. Үзләре теләк белдереп килгәч, мин рәхәтләнеп күңел тулып каршы алдым, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл Бариева.
Моннан тыш, Айгөлнең туган көненә тагын бер көтелмәгән бүләк булган - "Яши, яши..." җырына төшерелгән клибы табадан төшкән. Клипның режиссеры - Замирә Рәҗәпова, операторы - Илдар Әхмәтов. Сюжеты бик кызыклы. Айгөл күптәнге хыялларын тормышка ашыра: дельфиннар белән йөзә, сыер сава, атта һәм велосипедта йөрергә өйрәнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев