Кайсы да булса авылда нидер эшлиләр дә, шул хөрмәткә гөрләтеп бәйрәм ясап газета битләрендә бастырып үзләрен район күләмендә таныталар.
Безнең авыл җирлеге җитәкчеләре бик тыйнактыр инде, башкарылган эшләр дә, уздырылган чаралар да бар бездә дә, югыйсә. Шуңа кулыма каләм алдым әле.
Быел сулыкларны саклау елы. Шул уңайдан дип языйм инде, Айдар авылында ике кое төзекләндерелде. Аның беренчесен Мәдинә Дәүләтшина, ә икенчесен бик әйбәт егетебез Рәсим башлап йөрде. Бу изге эшкә авыл халкы да бик теләп ярдәм итте. Хәзер коеларыбыз бик матур, рәхәтләнеп су алабыз. Рәхмәт аларга. Тагын, мөхтәрәм муллабыз Юныс әфәнде җитәкчелегендә изге чишмәбез яңартылды. Монда авылыбызның депутаты Рәшит Шәяхмәтов һәм ир-егетләребез күп көч куйдылар. Бу изге гамәлләре үзләренә дә яхшылык булып кайтыр, Ходай кушса. Шулай ук Айдарда, халыктан җыелган 2016 елның үзсалым акчасына, күпер эшләнде. Зур итеп бәйрәм оештырып аны эксплуатациягә тапшырдылар. Ул көнне авыл халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте, бик матур концерт карады, җырлап-биеп күңел ачты. Өстәлләр тәмле нигъмәтләрдән, шунда ук яшь хатын-кызлар пешергән кайнар коймак, пылаудан (10 кг!) сыгылып торды. Ризыктан авыз иткән һәркем әзерләүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтте. Чөнки барысы да бик тәмле итеп, күңел җылысы белән пешерелгән иде. Берсе артыннан берсе җитәкчеләребез, депутатларыбыз, кайткан кунаклар авылыбыз халкына бик матур сүзләр, якты теләкләр әйттеләр. Мактауга лаеклы кешеләребезне, юбилярларны, картаеп олы яшькә җиткән авылдашларыбызны кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр. Берәүне дә онытып читтә калдырмаганнары өчен бик зур рәхмәт аларга.
Әрә авылында да зират астындагы су ага торган чокырга торбалар куелып күпер салынды. Бу эш андагы имам хатыйб Гомәр Җиһангиров тырышлыгы белән башкарылды.
Күргәнегезчә, безнең тирә-як халкы эшли дә, бәйрәм дә итә белә. Алга таба да шулай бердәм һәм тырыш булып яшәргә язсын.
Әминә Фазлуллина.
Айдар авылы
Нет комментариев