Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аяк киеме сайлау – катлаулы гамәл

Куллану максатына, нинди материалдан эшләнгәненә карап, аяк киеме көндәлек, актив ял өчен, модельле, өйдә, юлда, комлыкта кия торганга һәм сезонга карап бүленә.

Шуңа да куллану вакытлары да ел фасылына бәйле рәвештә билгеләнә. Ул төбәктәге һава торышы үзенчәлекләренә дә бәйле. Мәсәлән, кыш көне яз-көз кия торган сапоги сатып алгансыз икән, аның гарантиясе яз җиткәч, 16 марттан башлана.

Истә тот:
2020 елның 1 июленнән аяк кие мен җитештерү, импортка чыгару һәм сату буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Хәзер сатудагы аяк киемендә маркировка булу мәҗбүри. Җитештерүчеләр, импортерлар һәр пар аяк киеменә маркировка коды терки.

Газета укучыларның сәүдә нокталарыннан аяк киемен сатып алуга кагылышлы сорауларына Татарстан алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләре җавап бирә:

– Аяк киемен кайчан кире кайтарырга була?
– Аяк киеме үлчәме буенча туры килмәсә, аның формасы үзгәрер гә, җөйләре сүтелергә, ярылган урыннар барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракта да артык зур яки кыса торган аяк киемен кире кайтарырга була. Кимчелекләр күзәтелгән очракта, аны гарантия вакыты чыкканчы кире илтеп бирергә мөмкин. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 25нче маддәсе нигезендә, сыйфатлы аяк киемен дә формасы, үлчәме, фасоны, төсе, комплектациясе туры килмәгәндә, сатып алган көнне исәпләмичә, 14 көн эчендә кибеткә кире кайтарырга рөхсәт ителә. Дөрес, аяк киеме үзенең товар кыяфәтен үзгәртмәгән, киелмәгән булырга тиеш. Әгәр дә алыштырып алырга шундый ук товар юк икән, кулланучы аның акчасын таләп итә ала. Гадәттә, гариза язганнан соң, бу акча өч көн эчендә кайтарыла. Әгәр гарантия вакыты куелмаган булса, аны сатып алган көннән башлап, ике ел дип санарга кирәк.

– Аяк киеме сыйфатсыз булса, нишләргә?
– «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 18нче маддәсе буенча, товарда кимчелекләр табылганда, әгәр алар сатучы белән килешенмәгән булса, сатып алучы үзе сайлаган әйберне шундый ук товарга алыштыруны таләп итә ала. Сату бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагыны да тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Кулланучы бәяне киметүне яки өстәмә акча түләп, башка аяк киемен алыр га, кимчелекне төзәтүне таләп итәргә, сатып алу килешүеннән баш тартып, акча сорарга да хаклы.

– Аяк киемен ничә көндә алыштырырга тиешләр?
– «Кулланучылар хокуклары турында»гы законның 21нче маддәсе буенча, сатучы аяк киемен 7 көндә алыштырырга тиеш. Әгәр өстәмә тикшерү таләп ителә икән, 20 көн эчендә товарны кайтаралар. Җитешсезлекләрне төзәтү вакыты 45 көннән дә артырга тиеш түгел. Әгәр дә сатучы кулланучының таләбен үтәми икән, ул һәр көн өчен товар бәясенең 1 проценты күләмендә акча түләргә мәҗбүр булачак.

– Аяк киемен ничек сайларга?
– Беренчедән, дөрес үлчәмлене алыгыз. Аяк киеме кысып торырга тиеш түгел. Шуны да истә тотыгыз, иртә белән кешенең аяк табаны кечерәк була, ә кичкә, озак йөргәннән соң, алар шешеп китәргә мөмкин. Товар сайлаганда моңа игътибар итегез.

Балаларга аяк киеме алганда, экономия турында онытырга туры килә. Иң мөһиме – сыйфатлы булсын, чөнки ул баланың аягын формалаштыруга йогынты ясый. Аяк киемен утырып кына киеп карамагыз. Аны киеп йөреп килегез.
Ашыкмагыз, сыйфатын кат-кат тикшерегез, тырналган урыннары юкмы, үкчәсе нык беркетелгәнме – барысын да карагыз.
Аяк киемендә товарның, җитештерүченең исеме, оешманың адресы, шикаятьләр кабул итү, ремонт өчен җаваплы оешма адреслары, җитештерүче ил, кулланучыга киңәшләр, аяк киемен куллану буенча белешмәлек, куллану вакыты, гарантиясе, бәясе, кредит тәкъдим ителгән очракта, аның шартлары күрсәтелергә тиеш. Мәгълүматның рус телендә булуы да шарт.

– Аяк киемен дөрес карарга да кирәк.
– Пычрак аяк киемен махсус щеткалар, салфетка, чүпрәк белән сөртеп торыгыз.
Чистарта торган махсус чаралар да кулланырга була. Аяк киеменең нинди материалдан эшләнгәненә карап, чистарту чаралары төрле.
Дымнан саклагыз, моның өчен махсус кремнар сатыла.

Аны торба, җылыткычларга куеп киптерергә киңәш ителми, иң яхшысы – бүлмә температурасында, эченә газета тутырып кую.
Сезон беткәч, аяк киемен яхшылап юып, киптереп, кремлап, җилләтеп кояш төшми торган урында сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев