Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ай, эссеее...

Кызу көннәрнең кеше организмына тәэсире.

Кояш үзенең кайнар нурларын җиргә мулдан биргәндә һәркем ышык урын эзли. Ә организмның үз эше – аңа ничек тә суынырга һәм моның өчен тирләргә кирәк.
Димәк, андагы сыеклык күп ләп сарыф ителә. Бу үз чиратында су-тоз балансының бозылуына һәм тәннең сусавына китерә. Сыеклыкка кытлык булганда метоболизм, күзәнәкләр бүленеше бозыла, барлык органнар һәм системалар функцияләрен тиешенчә үтәүдән туктый.

Бөерләр, сыеклыкны саклау режимына күчә һәм нәтиҗәдә кеше шешенә. Кан тамырлары, кан суына алсын өчен, киңәя һәм артериаль кан басымы бозыла. Сирәк һәм өстән генә сулау җиңелчә гипоксиягә (организмга кислород җитмәү) һәм баш миендәге нейроннар үлеменә китерә. Шуннан соң баш әйләнү, колакта шау, күз аллары караңгылану һ.б. күзәтелә.

Ничек хәлне җиңеләйтергә соң?
Икеләтә күбрәк су эчегез. Тирләргә сыеклык булмаса организм суына алмый. Әмма берьюлы литрлап түгел, көн дәвамында стаканлап эчәргә кирәк.

Температура режимын сак лагыз. Ышыкта булырга, өегездәге иң салкынча бүлмәдә йокларга тырышыгыз. Тәрәзәләрегезне томалап бетермәгез, углекислый газның күплеге кызудан да куркынычрак. Һава әйләнеше булсын өчен ачып куйсагыз яхшырак. Салкынча душта коеныгыз.

Киемегез җиңел табигый тукымадан тегелгән булсын. Авыр ризыклар да ашамаска тырышыгыз, организм болай да көчкә эшли. Яңа өзелгән яки пешерелгән яшелчәләр белән тукланыгыз, алар җиңел эшкәртелә һәм сусыл.

Ялан аяк йөрегез. Тәндәге җылылык табаннар аша да чыгачак һәм бу микроциркуляцияне стимуллаштыра, организмның тонусын күтәрә, эчке органнар эшчәнлегенә тәэ сир итә.

Суның мөһимлеген онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев