Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыручылар арткан: Кытайдагы вирус безгә дә килеп җиткәнме?

Тамак авырта, ютәл бетми, бөтен гәүдә сызлый… Соңгы арада күпләр әнә шуннан зарлана. Белгечләр, вируслы чирләр котырган чорга аяк бастык, дип кисәтә.

Республикада, ОРВИ, грипп белән беррәттән, соңгы елларда онытылып торган дуңгыз гриппы йоктыручылар да бар. Озын яллардан соң авыручылар саны бермә-бер артачак, дип фаразлый табиблар. Мәкерле чирләрдән ничек сакланырга?

Татарстанда ОРВИ йоктыручылар саны берничә атна дәвамында арта бара. Грипп йоктыручылар да күбәйгән. Татарстанның Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елның сентябрендә барлык вируслы авыруларның нибары 1 процентын гына грипп тәшкил иткән булса, хәзерге бу күрсәткеч 2,6 процентка җиткән. Декабрьнең соңгы атнасында гына да республикада грипп йоктыруның 30 очрагы теркәлгән.

Шуларның 10 ысы – дуңгыз гриппы. Шул рәвешле әлеге мәкерле чир кабат тормышыбызга әйләнеп кайтты. Белгечләр хәзерге дуңгыз гриппы башка елларда күзәтелгәннән дә хәтәррәк дип кисәтә. H1N1 штаммы аша таныш әлеге чир хәзер бер тәүлек эчендә пневмониягә әйләнергә мөмкин, ди белгечләр. Хәтерләсәгез, 2019 елда Татарстанда дуңгыз гриппы бер таралган иде инде. Аннары ул тормышыбыздан бераз югалып торды да 2022 елда республикада янә шушы чирне йоктыручылар пәйда булды. Һава юлы белән күчкән әлеге чир балалар, йөкле хатын-кызлар, олы яшьтәгеләр, хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч санала.

Бу уңайдан Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе дә рәсми белдерү таратты.

– Гриппның әлеге төре бер тәүлек эчендә пневмониягә әверелергә мөмкин. Бу чирдән соңгы өзлегүләрнең 65 процентын үпкә ялкынсыну тәшкил итә. Үлем-китем куркынычы да зур, – диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Арчада яшәүче Гүзәл Мифтахова да моннан берничә ел элек дуңгыз гриппы белән авырган. Мәкерле чир аның ике яшьлек улын да аяктан еккан.

– Баштарак гадәти салкын тию дип уйладык. Әмма улым белән икебезнең дә хәлебез начарлана гына барды. Салкын тигәндә, температура күтәрелгәндә эчә торган гадәти дарулар да булышмады. Иң гаҗәпләндергәне: җылы киенеп, өч кат юрган астында ятканда да эчкә җылы керми, дер калтырый идем. Казандагы инфекция хастаханәсенә баргач, безгә дуңгыз гриппы диагнозы куйдылар. Үпкәләргә яхшы ук зыян килергә өлгергән иде. Ул көннәр әле дә куркыныч төш кебек. Шуңа күрә хәзер җиңелчә генә салкын тиюдән дә кот очып тора, – ди Гүзәл.

Белгечләр, дуңгыз гриппы вакытында күңел болганып, эч китәргә, баш әйләнергә дә мөмкин, дип кисәтә. Моннан тыш температура 39 градуска кадәр күтәрелә, көчле коры ютәл дә борчый. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка күренергә киңәш итә.

– Белер-белмәс үзлегеңнән генә дәваланырга маташу куркыныч. Интернетта язылганнардан чыгып үзен дәваларга яратучылар аеруча аң булсын иде. Кызганыч, соңгы арада табиб белән киңәшләшмичә генә антибиотик эчүчеләр дә еш очрый башлады. Монысы тагын да куркынычрак, – ди табиб.

Кытайдагы вирус безгә дә килеп җитмәсме? Бу көннәрдә әнә шул сорауны еш ишетергә туры килә. Билгеле булганча, гыйнвар башында Кытайда метапневмовирус (hMPV) котыра дигән хәбәр таралды. Барыннан да бигрәк бу чир яше 14 кә җитмәгән балаларны аяктан ега икән. Декабрь азагында Тайвань басмалары илдә яңа вирус аркасында үлем-китем очракларының 43 процентка җитүен хәбәр итте.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, метапневмовирусның күп билгеләре ОРВИныкына охшаш. Борынга томау төшә, көчле ютәл борчый, тәнне бизгәк тота. Әмма башка чирләрдән аермалы буларак, яңа вирус йоктырган кеше тыны кысылып, сулый ук алмаска мөмкин. Вакытында дәваламасаң, метапневмовирус пневмония белән бронхитка да әверелә ала, дип кисәтә белгечләр.

Татарстанның баш инфекционисты Халит Хәертынов исә коткы таратмаска киңәш итте.

– Метапневмовирус безнең өчен яңа чир түгел. Республикада аны йоктыручылар ел саен ачыкланып тора. Әмма ул сирәк очрый. Әлегә республикада метапневмовирус йоктыручылар юк. Соңгы тапкыр ул бездә октябрь – ноябрь айларында ачыкланды. Метапневмовирус дәвалауга бирешә, аннан куркырга кирәкми, – дип белдерде табиб.

Шулай да саклануның артыгы юк. Вируслар котырган чорда авыруга сабышмас өчен табиблар гади генә кагыйдәләрне истә тотарга куша. Иң элек кулларны ешрак юып, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп торырга кирәк. Йорт җиһазларын, ишек тоткаларын даими рәвештә дезинфекцияләп торасы. Кеше күп йөри торган җирләрдән ерак тору, анда барган очракта да битлек кию хәерле.

Динә Гыйлаҗиева, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев