Авыручылар саны көннән-көн арта
Татарстанда коронавирусның 53 яңа очрагы ачыкланды.
Татарстанда узган тәүлектә таҗ инфекциясенең 53 яңа очрагын теркәгәннәр, шуларның 3е - читтән керүчеләр, дип хәбәр итте ТР да COVID-19 белән көрәш оператив штабы.
8 кеше хастаханәгә озатылган. Авыру йоктыручыларның күпчелеге Казанда - 40 кеше, безнең Яшел Үзән районында - 4, Яр Чаллыда - 3, берәр кеше Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Сарман районнарында.
Татарстанда пандемия башланганнан бирле COVID-19 йоктыруның 8 649 очрагы теркәлгән. 7 676 кеше савыкты, шул исәптән 32 кеше узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев