Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылыма кайттым әле

Мин үзем Кече Ачасырдан алтмышынчы елларда киткән идем инде, әмма күңел туган якларга гел тартып тора һәм сагынуларны басар өчен әледән әле кайткалап йөрибез. Бу юлы да ишек-капкаларны ачып өйгә уздым, бакчаларны карадым.

Күршемә керим дисәм, бердәнбер күршем дә бакыйлыкка күчте... Юк, юк, авылым бетә дип әйтәсем килми! Киресенчә, ямьләнә, төзекләнә, матурлана гына, яшь гаиләләр кайтып урнашкан. Урамнарда асфальт, газы-суы өйдә. Кече Ачасырым кечкенә булса да, зур авыллардан калышмый.


Элек чишмәләребез бик күп иде, халык суга, кер чайкарга шунда йөрде. Кулларыбызның ничек туңуларын искә алып, уйланып утырдым.
Яз җитсә – шул чишмәгә кызлар суга төшә, очрашулар була, көз җитсә – каз өмәләре башлана. Казлар юылып беткәч, гармунга бию-җырлар белән тәмамлана иде. Гомумән, авылның тормышы шушы яшәеш чыганагы белән тыгыз бәйле булды. Шуңа чишмәләр караулы торды, сукмагына кычыткан үсмәде.
Заманалар үзгәрде, колхозлар бетте, яшьләр, эш булмагач нишләсен, шәһәргә юл тотты. Тәрбия булмагач, чишмәләр дә юкка чыкты...
Авылыбызда яшәүче олы йөрәкле Фәрит Гыйсмәтуллин алдан берсенә, аннан икенче чишмәгә җан кертте. Ул аларның икенчесен үзсалым акчасына үз бригадасы белән эшләп куйган. Бу чишмәне мин олы буынның хатирәләрен яңарта торган яшьлек чишмәсе дип атар идем. Бик күп авылдашларымның күңел түрендә аның белән бәйле матур, кадерле мизгелләр сакланадыр, мөгаен.


Дини бәйрәмнәргә шәһәргә киткән яшьләребез кунакка кайтып, бакыйлыкка күчкән әти-әниләрен искә алып дога кылу өчен авылыбыз уртасында нурлы мәчетебез бар.
Бердәм булып яшәүләренә – авылдашларыма һәм Кече Ачасырның чәчәк атып, яхшы якка үзгәрүенә зур хезмәт куйган өчен Равил улы Фәриткә һәм җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллинга зур рәхмәтләремне белдерәм. Күркәм гамәлләрегезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен!

Фәрдүнә Хатыйпова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев