Авылыбыз җанланды
Безнең Наратлы клубын ябарлар инде дип курыккан идек. Йозак эленсә, авылның мәдәни учагын бөтенләйгә сүндереп кую булыр иде ул. Медпункт шулай ябылды инде.
Җәен ярый иде әле, ә менә кышын җылылык юк анда, эшләп булмый. Халык та авырмыйча гына тормый бит инде. Шуңа да клубның бер почмагында атнасына ике тапкыр авыруларны кабул итәләр. Рус Әҗәлендә шәфкать туташы булып Илсөяр Уразова эшли. Менә без аны үз эшенең остасы дияр идек. Безнең авылга да килеп ярдәм күрсәтә.
Әле күптән түгел клуб мөдире итеп Илүзә Сәмигуллинаны билгеләделәр. Ул Норлаттан килеп йөри. Авылыбыз кечкенә, нигездә өлкәннәр яши. Һәм безгә күп кирәкми инде, аздан да күңел була. Яңа җитәкче соң булса да уң булсын дигәндәй, Өлкәннәр көне уңаеннан клубта матур бәйрәм оештырды. Җырлап, биеп, тәмле чәй белән сыйланып кайттык. Инде озак та үтмәде, Әниләр көне оештырылды. Клубыбыз чиста, аны биредә эшләгән Рәхмәтулла Сөнгатуллин карап тора, гармунында да уйный. Кабат мул табын артында очраштык. Районыбызның моңлы сандугачлары Гөлфинә Сәлахова, Люция Садриева, Алеся Ниязова, Лилия Әбдерәфикова, Гөлнара Мотыйгуллина җырлап, күңелебезне күрде. Күптән инде болай ял иткән юк иде. Авыл халкы сәнгать осталарына чын күңеленнән рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә шулай очрашырга насыйп булсын дип таралышты.
Гөлсем Нигъмәтҗанова.
Наратлы
Редакциядән:
Укучыбызның хаты газетада соңрак басылганга гафу үтенәбез. Ничек диләр әле: соң булса да, уң булсын! Наратлыдагы күңелле үзгәрешләргә без дә чын күңелебездән бик шат. Сез дә, кадерле укучыларыбыз, яңалыкларыгыз белән уртаклашыгыз, языгыз, шалтыратыгыз. «Яшел Үзән» битләрендә бергә булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев