Авылда 18 яшьлек кызны аучы атып үтергән
«Мәрхүмә кыз тулы гаиләдә үсә. Гаиләсе профилактика хисапларында тормый», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.
Свердловск өлкәсендә 29 октябрьдә яшь кыз һәлак булган.
Байкал районындагы бер авылда аучы 18 яшьлек кызны җәнлек дип уйлый һәм мылтыктан ата.
Аучы аткач, кыз яралана, аны хастаханәгә китерәләр, тик табиблар коткарып кала алмый.
Кызга аткан ир-ат машина йөртүче булып эшли, буш вакытында аучылык белән мавыга. Аңа карата җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев