Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән, «Майский»теплицалар комплексы генераль директоры Илшат Ганиев котлый

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Сезнең авыр һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә Россия авыл хуҗалыгы һәрвакыт тотрыклы үсештә һәм тырыш хезмәтегез илебез азык-төлек иминлегенең нигезен тәшкил итә. Яшел Үзән районында һәрчак җир эшен һәм икмәк бәясен белделәр, яраттылар, шуңа күрә дә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте өстенлекле, мактаулы, хөрмәтле.
Авыл хуҗалыгы күп очракта һава шартларына бәйле, ләкин ел нинди килүгә карамастан, сез үз эшегезне лаеклы һәм профессиональ алып барасыз, илебез табынын азык-төлек белән өзлексез тәэмин итәсез.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан намуслы хезмәтегез, тәҗрибәгез өчен комплексыбыз хезмәткәрләренә, хөрмәтле ветераннарына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә район һәм республикабыз халкы экологик чиста, файдалы яшелчә, җиләк-җимеш белән ел әйләнәсе тәэмин ителә.
Бәйрәм белән котлап, һәммәгезгә дә алдагы тормышыгызда бары тик уңышлар, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел көрлеге телим.

Илшат Ганиев.
«Майский»теплицалар комплексы генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев