Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Авыл» пенсиясе кемнәргә бирелә

Татарстанда 60 меңгә якын пенсионер авыл җирендә озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү ала.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, өстәмә түләү алу өчен пенсионерның картлык яки инвалид лык буенча иминият пенсиясен алуы, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы булуы, авылда яшәве һәм эшләве кирәк.

«Авыл» пенсиясенә өстәмә 1 511,12 сум тәшкил итә, ягъни берке телгән түләүнең 25 проценты, 2021 елның 1 гыйнварыннан ул 6 044,48 сумга җиткән. Игътибар итегез, әгәр пенсионерга 80 яшь тулган яки 1нче төркем инвалид булып торса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 12 088,96 сумга җитә. Шул ук вакытта өстәмә түләү закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1 511,12 сум тәшкил итә.

«Авыл» стажына, авыл җирендә гамәлгә ашырыла торган теләсә нинди эш түгел, ә Россия Федерациясе территориясендә авыл хуҗалыгы оешмаларында (1992 елның 1 гыйнварына кадәр — элеккеге СССР республикалары территориясендә) РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлектә каралган һөнәрләр һәм вазифалар (2018 елның 29 нояб рендәге 1440нчы карары) кертелә. Исемлектә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, колхозлар, совхозлар, фермер хуҗалыклары хезмәткәрләренең 500дән артык һөнәре, вази фасы һәм белгечлеге бар.

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 25 июнендәге 805нче карары нигезендә, авыл хезмәткәрләренә иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләмен арттыру билгеләнә торган эш, производство, һөнәр, вазифалар, белгечлекләр исемлеге киңәйтелгән. Мәсәлән, исемлеккә диспетчерлар, лаборантлар, табиб-эпизоотологлар, ветеринария даруханәләре мөдирләре, авыл хуҗалыгында эшләүче шәхси эшмәкәрләр кертелгән.

Авыл Советларында, поселок кибетләрендә, балалар бакчаларында һәм медпунктларда хезмәт куйган кешеләргә өстәмә акча каралмаган. Бу оешма колхоз, совхоз яки КФХ сос тавына керсә, искәрмә булып тора. Ул чакта ташлама сак лана. Ташлама шәһәрдә хезмәт стажын тутырып, ә аннары авылга күчеп килүчеләргә каралмаган. Әгәр кеше гомере буе авыл җирендә эшләсә, ә аннары шәһәргә күчсә, аның ташлама алу хокукы авыл җирлегенә кире күченеп кайт канда гына торгызыла.

«Өстәмә тиешле вазифаларда кирәкле стаж эшлә гән, иминият пенсиясе билгеләнгәндә үк эшләмәүче авыл пенсионерларына билгеләнә, – дип аңлата Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

– Эшне дәвам итүче авыл пенсионерларының игътибарын шуңа юнәлтәбез: эштән киткәннән соң өстәмә түләү гариза тәртибендә генә билгеләнергә мөмкин».
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, өстәмә акча алучы авыл пенсионерларына да эшкә урнашканда пенсия фондына бу хакта хәбәр итәргә кирәк. Технология нигезендә, Пенсия фонды оешма җитәкчеләреннән эшләүче гражданнар турындагы мәгълүматларны, алар урнашканнан соң икенче айда гына эшкәртә, шуңа күрә үз вакытында мөрәҗәгать итмәгән очракта, Пенсия фондына кире кайтарылырга тиешле түләү барлыкка килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев