Узган атнада Идел аръягы авылларында «Авылым сандугачы» дип аталган бәйге тәмамланды.
Бәйгедә һәр авылдан үзешчәннәр катнашып, үзләренең җыр-моңга булган осталыкларын күрсәтте. Жюри да бик гадел иде, алар - Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Наил Һарунов һәм музыка мәктәбе укытучысы Алсу Нәҗметдинова. Алар үзешчәннәргә үзләренең төпле киңәшләрен дә бирде.
Безнең халык җыр-моңга бай, кая гына барса да, нәрсә генә эшләсә дә, җыр - аның аерылгысыз юлдашы. Бәйге барышында йөрәк түренең иң нечкә кылларын да тибрәтә алырлык җырчыларыбыз барлыгы ачыкланды. Тик аларның исемен әлегә атамый торыйк, сер булып калсын. II турга узучыларны яз көне Яшел Үзән шәһәрендә узачак зур концертта бу сандугачларны сез дә күрә алачаксыз.
Лилия Сибгатуллина, Идел аръягы клублар системасының сәнгать җитәкчесе
Нет комментариев