Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Авылым чишмәсе

"Челтерәп аккан чишмәгә, суга, дип, килгән идем...", гел чишмә турындагы җырлар искә төшә бүген.

Юк, инде, суны хәзер өйдә краннан гына агызып алабыз, шуңа чишмә юлын онытып та барабыз шикелле. Барыбер үзенә тарта чишмә, әллә суын эчеп үскәнгә, әллә яшьлекне сагынып, менә тагын шуннан әйләндем әле. Бу без үскәндәге, без белгән чишмә түгел инде, хәер,чишмәсе шул ук, ә менә йорты, курчак өе шикелле булган, сокланып туймаслык.

Әле янындагы тагын ике чишмә йорты төзелсә, авылга кайткан кунакларны алып килергә менә дигән җир булачак. Матур, төзек булса да, халык сирәк йөри ахрысы, кер чайкау бүлегендә яшь кенә ханым, кер чайкый иде, кызыгып китеп, әйдә, булышыйм әле, дип, чайкый башлауга, уема да, телемә дә, Суфия, кайда икән син, дип куйдым. Нигәдер,чишмә буен аннан башка күз алдына китерәсе килми минем, сөйләшә белмәсә дә, аңлый иде ул. Бу матурлыкны күреп ул да, башларын чайкап торган булыр иде гөнаһсыз җан. Әй ул чаклар, бигрәк тә кыш көннәрен онытып булмый, кер чайкарга озын чиратлар булып, үз чиратың җиткәнче туңып бетәсең, салкыннан куллар күшегеп, кызарып бетә иде. Шулар күз алдымнан уза да, матур утыргычка утырып, шаяртып, чиратымны көтәм әле, дим. Рәхәт биредә, челтерәп, мул итеп су ага, эх, бу суны торба аша авылга җибәрсәң иде. Тәмле чишмә суы эчеп кенә яшәр идек. Тагын күңелгә җырчы шагыйрь Марсель Галиевның шигъри юллары килә "Эзләп төште микән сагынып ул, чишмәдән су алган кыз чагын?.. Әйе шул, чишмәбезне, аның теш камашырлык тәмле салкын суын, кер чайкаган инеш буйларын, үзем генә белгән таныш сукмакларны сагынып төштем әле!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев