Авылларга – Wi-Fi: ел азагына кадәр план билгеле
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2016 ел азагына элемтә операторлары республиканың 90 торак пунктын Wi-Fi белән тәэмин итәргә җыена.
Татарстанда элемтә операторлары Wi-Fi челтәрен ерак авылларда гына түгел, ә чыбыклы интернет челтәрен тормышка ашыру үз-үзен акламау аркасында заманча технологияләрдән мәхрүм калган Казан читендәге бистәләрдә дә киңрәк җәелдерергә тели. Хәзерге вакытта халык белән сораштыру уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев