Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Авылларда каз өмәләре гөрли

Бу көннәрдә авылларда каз өмәләре уза. Без дә, әти-әни йортыннан килгән гадәт буенча, казларны өмә ясап йолкырга тырышабыз. Әмма, ул вакыттагы каз өмәләре күңеллерәк үтә иде шикелле, әллә инде яшьлекне сагынумы бу? Хәер, икесе дә бардыр. Уйларым гел, шул балачактагы казлы йортка илтә.

Иртә язда казыбыз сала торган йомыркаларны җыеп барган әбиебез, ун-унбишкә җыелгач, кәрҗингә салам түшәп, шунда урнаштыра да, казны алып кереп, өстәл астына бәбкә чыгарыр өчен бастырырга утырта иде. Ул көннәрдә каздан да кадерлерәк "кунак" булмагандыр өйдә. Уйнаша башлаган бала-чагага "тавышланмагыз, алайса бибиләр тигез чыкмый", диеп әбидән дә, өстәл артына ашарга утыргач, ялгыш аякны селкетеп җибәргәч, "тик утырыгыз", дигәндәй аякны чукып алган каздан да еш эләгә иде безгә. Әби каз утырганда оста белгечкә әйләнә, әледән-әле йомыркаларны ут яктысында тотып тикшереп карый, буяуы бетми торган карандаш белән хәрберсенә саннар куеп чыга. Ә, иң күңеллесе, борынлый башлаган каз бәбкәләренең, йомырканы тишеп, "Пип-пип", дигән тавышлары булгандыр. Без генә түгел, ана казның бәбкәләр ияртеп чыгуын, түземсезлек белән ишегалдында усал ата каз да көтә иде.
Җәе буе яшел чирәм ашап, зур үсеп, көрәеп киткән казларыбызны, ноябрь ахырларында өмә ясап йолкый идек. Ул көн бәйрәм шикелле булып, иртән кояш чыгуга өйдә күңелле мәшәкатьләр башланыр иде. Бер-бер артлы күрше киленнәре, туганнар, апалар өмәгә җыела . Ул арада, чалынган казларны, суынмасын,диеп өйгә ташый башлыйлар. Җитез хәрәкәтләр белән Вәлимә апа казның муен тирәләрен йолкып, авызы белән өреп кабартырга тотына. Без яшерәкләр, "фу",дип борылган арада, казлар тагын да зураеп, очарга әзерләнгәндәй кабара иде. Казларны яхшырак йолкынсын өчен үтүк белән бастырып торырга да осталык кирәк шул, бу эшне дә ул башкара иде. Өмә белән күмәкләп башкарганда эш тә тиз бара, күңелле дә. Кайсы җырлап җибәрә, кайсы кызыклы хәлләрне искә төшерә. Ә, тормыш тәҗрибәсе булган өлкәнрәк апалар яшьләргә киңәшләрен бирә. Менә казлар йолкынып та бетә. Әнинең сеңлесе Кәүсәрия апа казларның эчен аз гына ярып кар салырга өйрәтә, шулай итсәң мае туңып, эчен алырга да җайлы була. Ашап,чәй эчеп алганнан соң, эче алынган казларны берәр кат җылы суда, яхшылап мунчалалап юганнан соң, ат чанасына салып Татар Исламы авылына чишмәгә алып төшәләр. Анда инде яшерәк киленнәр, кызлар, гармунчы егетне дә алып бара иделәр. Алар кайтып җиткәнче өйдә, ун каздан бер мендәр чыга, диеп сөйләнеп мамык тутыралар, кеше күбрәк булса каз каурыен да сыдырып алалар. Күрше Нәҗибә апа каурыйлардан оста итеп тегәч ясый иде. Өмә бүләге итеп тегәч белән каз канаты алып китү матур гадәткә әйләнгән. Кичкә исә, өс-башларын алыштырып кергән күрше киленнәре, туганнар бәйрәм табынына җыела, табын күрке булган каз бәлеше, хуш исләрен чыгарып торган токмачлы каз шулпасын әни аеруча тәмле итеп пешерә иде шул. Уңган-булган, туган җанлы күршеләребезнең күбесе инде күптән бакыйлыкка күчте, алар турындагы якты хатирәләрем дога булып ирешсә иде!


Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев