Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Авылдашларым белән горурланам

Гармуныңны уйныйсың, Үзең ниләр уйлыйсың?

Айлар, еллар үткән саен гомер юллары, яшьлекләр ныграк искә төшә. Элек яшәү шартлары башкача иде. Рәхәте дә булды кебек, булмады да. Өлкән буын сугыш елларын күрде, искитмәле авырлыклар аша узды. Хәзерге яшьләрнең тормышын безнең яшьлек белән чагыштырып булмый. Искә алсаң, тәннәр чымырдап китә. Ягылмаган өй, мәктәп класслары. Телефон да авыл Советында гына иде. Ә салым түләүләр? Йомыр­касына кадәр җыйдылар бит. Барысы да фронт өчен иде. Хәзер җәннәттә яшәгән кебек. Тора-бара мәчетләрне дә торгыздылар. Элек дога кылырга барыр урын юк иде. Хәзер әнә шәһри Рамазан аен ничек матур итеп уздыралар. Менә, исән-сау булсак, гаете дә якынлашып килә.
Авылыбыз халкы мәчеткә хәер-сәдакаларын биреп тора. Үзем дә шулай, мәчеткә барам. Ходай кабул кылсын, гүрдә яткан әти-әниләребез, туганнарыбызның рухлары шат булсын. Без аларны онытмыйбыз, искә алып торабыз. Мактанам, горурланам авылдашларым белән. Бик миһербанлы, кунакчыл алар. Мин күршеләрем Диләрә Сәгыева, Инсаф, Алмазларга кайтып йөрим. Рәхмәттән ары сүз юк аларга. Догалар кылып, аларның һәркайсына матур, тыныч тормышлар телим, үзләренә дә картлык көннәрендә сый-хөрмәт күрергә язсын. Амин.
Мәчеткә йөри торган картлар да мине көтеп алалар. Равил Нигъмәтҗанов, Рашит Сафиуллин, Рифкать Садыйков, Альберт Бәхтияров, Альберт Халиков, Рашит Шәмсиевләр. Барысының да бәхетләре ташып торсын.
Авылдашларыма исәнлек-саулык һәм матур тормышлар теләп,
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев