Техника паркын яңарту "60х40" схемасына нигезләнеп башкарылачак. Бу чыгымнарның 40 %ы бюджеттан каралган субсидия ярдәмендә каплана дигән сүз. Шундый ук юл белән гаилә фермаларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын, яшелчә һәм җиләк җимеше тармагын үстерү, газ белән эшләүче техниканы киңрәк җәелдерү максатыннан субсидия бирү дә дәвам итә.
2015 елда техник модернизация программасы буенча 800дән артык авыл хуҗалыгы җитештерүчесе 5 мең берәмлек техника һәм 5,8 млрд. сумга җиһаз алган, 1,9 млрд. сумлык бюджет ярдәме бирелгән. Моннан тыш федераль лизинг буенча 2 мең берәмлек техника һәм 600 млн. сумлык җиһаз алынган.
Нет комментариев