Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Авыл дигән зур йортыбыз чиста булсын

Бишнә авыл җирлегендә быел территорияне чүп-чардан чистартуга аеруча зур игътибар биргәннәр.

- Әгәр эштән кайтып кергәндә, өйдә тәртип булмаса, кәеф төшә, - дип сөйли безгә китапханә мөдире Фирдәвес Шиһапова. - Авыл дигән зур йортыбызга кайтып керсәк тә, нәкъ шундый хәл: иң беренче булып урамнардагы тәртип күзгә ташлана. Әмма безнең авылда пычраклыкка юл куелмый. Ел саен кар эри башлауга ук өмәләр оештырыла. Бу ел да искәрмә булмады. Бишнәлеләр башта үз йорт тирәләрен тәртипкә салды. Мәчет янын да халык онытмый. Шунысы куанычлы булды, быелгы өмәдә ир-атлар да күп җыелды. Кайберләре шәхси транспортлары белән әйләнә-тирәне тигезләде, берәүләр алмагачлар утыртты.
Бишнәлеләр быел болар белән генә тукталып калмаган, чишмәне дә төзекләндергән.
- Мәчет янында шифалы сулы чишмәбез ага, - дип сүзен дәвам итә Фирдәвес Шиһапова. - Чишмә яннарын карап һәм төзекләндереп тору безнең бурыч. Күптән түгел шушы чишмә янына, элек кое булган урынга авылдашыбыз Алмаз Сабирҗанов матур түбәле кое бурасы ясап куйды. Чишмә яны ямьләнеп китте. Авыл халкының аңа рәхмәте чиксез.
2017 ел - Экология елы. Ямьле яз җиткәч, табигатьнең көннән-көн матураюын күреп, һәрберебез сөенә. Шулай булгач, авылыбызда оештырылган һәр өмәдә бишнәлеләр актив катнашыр, кулларыннан килгән кадәр өлеш кертер дигән өмет бар. Бездә үрнәк күрсәтерлек кешеләр дә, гаиләләр дә күп. Авылыбызның саф һавасы, матурлыгы, чисталыгы безгә күтәренке кәеф өстәп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев