Авыл бәдрәфендә өч ир-ат һәлак булган
Волгоград өлкәсе Октябрьский бистәсендә 45 яшьлек ир-ат ихатасындагы бәдрәф чокырын чистартырга булган.
Шул чокырга төшеп, аңын югалткан. Хатыны иренең яшәү сыйфатлары бирмәвен күргәч, ярдәм артыннан күршеләргә ашыккан.
34 һәм 42 яшьлек ике ир-ат, булышырга теләп, бәдрәф чокырына төшкәннәр. Ләкин алар да һәлак булган.
Волгогорад өлкәсенең тикшерү комитеты өч ир-атның да бәдрәф чокырында үлү сәбәбе - анда җыелган зыянлы газлар белән агулану дип, хәбәр итә.
chelny-izvest.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев