Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Автосервис пыяланы да алыштырмый, акчасын да бирми. Нишләргә?

– Автосервиста машинабызның алгы тәрәзәсен алыштырдык. Чек алу турында бөтенләй уйламадык та.

Кайткач кына пыялада вак чатнаган урыннар барлыгын күрдек һәм күрсәтер өчен кабат шунда бардык. Мастер ул җитешсезлекләрне күрде, фотога төшерде һәм аны заводка җибәрәчәген әйтте. Нинди завод, кайсы шәһәрдә, кебек сорауларга җавап бирүче булмады. Ә хәзер, бөтенләй, барысы да әйбәт диләр һәм пыяланы алыштырмыйлар да, акчасын да бирмиләр. Бу очракта нишләргә?

– Эшне башкаручы исеменә дәгъва язудан башлагыз. Анда җитешсезлекләр һәм үзегезнең таләпләрегезне  күрсәтегез. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, сезнең җитешсезлекне бушлай төзәтүләрен, йә булмаса башкарылган эш өчен түләүне киметүләрен яки аларны үзегез башкарганда – чыгымнарны каплауларын таләп итү мөмкинлеге бар.
Чекның булмавы – сезнең таләпләрне үтәмәү өчен нигез була алмый.
Әгәр дә дәгъвагызны канәгатьләндермәгән яки бөтенләй җавапсыз калган очракта, барлык нечкәлекләрен, исемнәрен һәм башка шартларны күрсәтеп, Роспотребнадзорга зарлана, ә соңыннан тикшерү нәтиҗәләре белән судка мөрәҗәгать итә аласыз.

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакироваҗавап бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев