Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автомобильләрне чыгару һәм кертү кагыйдәләре кырыслана

1 июньнән Россия һәм чит ил автомобильләренә яңа таләпләр куела башлый

Үзгәреш
Хәзер транспорт чарасының Россия машиналарының иминлегенә кагылышлы техник регламент нормаларына туры килүен тикшерәчәкләр. Регламент буенча, автомобиль Евро-2дән түбән булмаган дәрәҗәдә экологик стандартка туры килергә тиеш.

Яңа кагыйдәләргә ярашлы, июньнән дус илләрдән (Белоруссия, Казахстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Кыргызстан) автомобильләрне гадиләштерелгән тәртиптә чыгаруны тыячаклар. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында мондый тыюны 2024 елның 1 февраленә кадәр кертергә тәкъдим иткән.


Шулай ук барлык җиңел транспорт чараларында «ЭРА-ГЛОНАСС» ашыгыч оператив хезмәтләрен чакыру җайланмалары булу-булмавын тикшерә башлаячаклар. Әгәр машинада мондый җайланмалар булмаса, хуҗасына 50 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев