Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автомобильче, игътибарлы бул – юлда җәяүле!

Җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау буенча чаралар узды.

2021 елның 22 гыйнварында, гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан, Заикин урамы – 8А, Карл-Маркс урамы, 65нче йорт һәм Энгельс урамы, 25нче йорт янында юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре тарафыннан йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәрелде. Ул юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән иде.

Тикшерү барышында, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 2 машина йөртүче ачыкланган, 2 автомобильче хәрәкәт итүдә өстенлектән файдаланучы җәяүлегә юл бирмәгән, 1се машина белән йөртү таныклыгыннан башка идарә иткән, 7сенең дәүләт номерлары укылмаслык дәрәҗәдә томаланган, 2 йөртүченең иминиятләштерү полисының гамәлдә булу срогы тәмамланган.

ЮХИДИ бүлеге автомобильчеләрне игътибарлы булырга чакыра. Күп очракта үзегезнең дә, җәяүленең дә иминлеге сезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев