Җәвит Шакировның әнисе Әлифә ханым: «Мин кияүгә чыкканда өч үксез балага әни булып килдем»
— Мин кияүгә чыкканда өч үксез балага әни булып килдем. Утырып сөйләсәң, тарихым бик тирән инде, аны озаклап бәян итәргә кирәк. Шуны гына әйтәм, мин килгәндә абыйлары зуррак, ә Җәвитемә 5 яшь тә тулып җитмәгән иде әле. Соңрак Аллаһы Тәгалә тагын ике сабый насыйп итте үзебезгә.
Без балалар белән шулхәтле рәхәт итеп, аңлашып яшәдек. «Әнкәй» дип өзелеп торучы улларым ничек үги булсын миңа?! Барысы да үземнекеләр алар.
Балаларымны эшкә өйрәтергә тырыштым. «Без мәңгелек түгел, өйрәнүегез үзегез өчен булыр. Өйләнерсез, балалар үстерерсез, белгәннең кирәге чыкмый калмас», — дия идем. Алдашмаска, гадел булырга, һәрвакыт дөресен сөйләргә куштым.
Алар барысы да әтиләре кебек уңган булдылар. Бөтен эшне балалар белән бергә башкардык. Бу хатын-кыз, бу ир-ат эше дип бүлү булмады гаиләбездә, бер эштән дә куркып тормадылар. Кер юышырлар, аны инешкә төшеп чайкашырлар иде. Көзен, казлар суйгач, Җәвитнең көрәк хәтле куллары белән каз йолкышканы һаман да күз алдымда.
Ипине кичкә таба сала торган идем. Андый көннәрдә олысы: «Әнкәй, син ят, ипине мичтән үзем чыгарырмын, клубка чыкмыйм», — дия иде миңа.
Кайбер әниләр балаларыннан акчаларын яшереп куялар иде. Ә минеке гомер-гомергә сервантта торды. «Шуннан алыгыз, күпме алганыгызны гына әйтегез», — дияр идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Яхшы тярбиялягян кешедян яхшы Кеше була инде, ряхмят тошсен анагызга тяртипле тярбиялягяне очен
0
0