Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәвит Шакиров: «Мин гомер буе акча сорый белмәдем»

Блогер Олеся Леснаяның җитмәгән җире юк. Ул «ТНВ» каналына Җәвит Шакировның тапшыруына да барып җиткән. Һәм артистка сораулар «яудырган».

– Җәвит абый, сәлам! Ничек хәлләрегез?

– Хәлләр изге, тегеләр бизде. «Труд»тан – «дүрт», җырдан – «биш»ле. Түзеп була, чыдап булмый.

– Нинди спорт белән шөгыльләнәсез?

– Спиртбол.

– Татар юморындагы өч иң яхшы артист?

– Шамкай, Равил Шәрәфиев, Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов, Зөлфәт Хәким.

– Тагын «Башваткыч»ка чакырсалар, кире кайтыр идегезме?

– Кайта-ам. Ләкин яшьләргә һәрвакыт юл бирергә кирәк. Рәфил – молодец!

– Сезнең кушаматыгыз бармы?

– Борын, Чәүкә!

– Тагын бар бит әле: Яшка!

– Ул кушамат түгел. Зәкиевич белән икебез арасында зурлап әйтелә. Ул – Сашка, Мин – Яшка.

– Керәшеннәрдән сорау – соңгы елларда ни өчен Питрауны алып бармыйсыз?

– Чакырмыйлар, чакырсалар да, көне туры килми.

– Мин, сез зур бәя куйгансыз, дип уйлаган идем.

– Юк, мин гомер буе акча сорый белмәдем. Шуңа күрә безне яраталар, чакырып торалар.

– Сезнең берничә шигырь җыентыгыгыз бар бит. Кайчан Язучылар берлегенә керәчәксез?

– Чакыручы юк, ошамыйдыр, укымыйлардыр.

– Нәрсә сайлар идегез – интеллектуаль шоумы яки шамакайланумы?

– Хәзерге заманда мин әллә нәрсә башны эшләтеп тормам. Рәхәтләнеп көлеп, гади, матур мәзәк, юмор булса…

– Кирәкмәгән йоннарны нәрсә белән аласыз?

– Бер дустым борын эчендәге йоннарны ала торган әйбер бүләк иткән иде, концертка, тапшыруга барыр алдыннан шуны кабызып куям.

– Чәчегезне буйыйсызмы?

– Әйе, елга 2 тапкыр.

– Сезгә бер табышмак: иртә белән тотабыз, йоклар алдыннан уйнап ятабыз, һәм ул гел чалбар эчендә.

– Рәхмәт! Хәзер мин баш ватам инде. Телефон! Тагын соравың бармы?

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев