Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Августта безне нинди «сюрпризлар» көтә

Цифрлы акчалар

Россия милли валютасының өченче формасы булган цифрлы акчаны кертүне һәм куллануны көйләүче закон үз көченә керә.
Цифрлы рубльләр гражданнар өчен дә, бизнес­ка да ачык булачак. Әмма ул гражданнар өчен цифрлы күчерүләр һәм түләүләр тулысынча бушлай булса, бизнеска махсус тарифлар билгеләнәчәк, әмма алар да шактый түбән, түләү суммасының 0,3 проценты күләмендә булачак. Цифрлы акчаны сайлау ирекле булачак, ягъни бюджет хезмәткәрләрен, пенсионерларны һәм социаль түләү алучыларны көчләп цифрлы валютага күчермәячәкләр.2025 елга гражданлык әйләнешенә андый форманы күпләп кертү көтелә.


Төп ставкаһәм бәяләр арту
Белгәнебезчә, июль аенда Россия Банкы төп ставканы берьюлы җиде ярым проценттан сигез ярымга кадәр күтәрде.
Бу чара, Үзәк банк аңлатуынча, инфляция белән көрәшкә юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә күпчелек аналитиклар август һәм сентябрь айларында төп ставканы күтәрүнең дәвам итәчәген көтә.
Бу очракта азык-тө­леккә дә бәяләр артырга мөмкин. Бу бизнес өчен кредитларның артуын китереп чыгарачак, чөнки мондый шартларда ул котылгысыз.


Пенсия белән тәэмин итү
Пенсионерлар өчен 2023 елның августында аерым үзгәрешләр көтелми. Пенсияләр традицион рәвештә түбәндәге категорияләрнең генә артачак:

  • хезмәт эшчәнлеген тәмамлаучылар (индексация һәм эшләмәгән пенсионерларга тиешле пенсия өчен социаль түләүләр);
  • эшләвен дәвам итеп, ел саен хезмәт стажын һәм пенсия балларын яңадан исәпләү хокукына ия булучылар;
  • 80 яшькә җитүчеләр.

ВУЗларга документлар кабул итү
Август аенда документларны югары уку йортларына кабул итү тәмамлана. Документларны 3 августка кадәр тапшырырга кирәк иде. Ә беренче югары белем алырга теләүче абитуриентларны өстәмә җыю 29нчы числога тәмамланачак.


Автомобиль­челәр өчен яңалыклар
Август аенда «утиль­сбор» арта, шуңа бәйле рәвештә автомобильләргә, бигрәк тә чит ил машиналарына бәяләр шактый артачак.
Августтан хөкем ителгән кешеләр такси һәм җәмәгать транспорты йөртүчеләре була алмый.
22 августтан яңа ОСАГОны рәс­миләштергәндә автомобильгә техник карау үткәрүне раслауны таләп итмәячәкләр.


Сәяхәтләр
Санкт-Петербургка сәфәрләр кыйммәтрәк булачак, чөнки җирле хакимиятләр курорт җыемын кертә. Дөрес, кайбер категория гражданнардан (Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары, күп балалы гаиләләр һәм башка ташламалы кешеләр) мондый җыемны элеккечә алмаячаклар. Чит ил кешеләренә кунакханәдә броньны раслау яки аккредитацияләнгән туроператордан чакыру бирелү шарты белән Россия визасын алу җиңелрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев