Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Август аенда Зөя утравы пристаненә 28 теплоход киләчәк

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы пристаненә август аенда 28 теплоход туктаячак.

Тулаем алганда, бер сезонда Яшел Үзән районына 150дән артык судно керәчәк. Июнь һәм июльнең узган көннәре эчендә пристаньга 48 судно килгән, тагын 28ен августта кабул итү һәм 21 июльдән октябрь уртасына кадәр 62 су транспорты килү планлаштырыла.

Музей-тыюлык шулай ук «Водоход», «Инфофлот», «Созвездие», «Две столицы», «Мостурфлот», «Речфлот» компанияләре, «Белый Лебедь», «Волна», «Кубань» судно йөртү компаниясе, «Кама-Трэвэл», «Круиз» круиз компаниеләре һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Быел Зөягә «РусВояж» һәм «Донинтурфлот» компанияләре теплоходлары йөри башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев