Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Август аена булган сынамышларга күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамалап карыйк!

Җиһанда җәйнең соңгы ае – август!

* Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
* Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.

* Томан озак таралмый торса - аяз көнгә.
* Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
* Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.

* Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
* Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
* Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.

* Имән чикләвеге күп булса, җылы кышка, мул уңышка.
* Кырмыскалар күчләрен зурайтсалар - иртә һәм суык кышка.
* Йолдызлар аз булса - яңгырга.

*Августта су суыныр, урак кызар.
* Очучы үрмәкүчләр күбәйсә, уңыш аз булыр.
* Ябалак кычкырса - суыкка.  

Шаян

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев