Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авария хәлендәге йортта яшим. Администрациядән фатир алырга хокукым бармы? (Сорау-җавап)

- Уңайлыклары булмаган коммуналь фатирда яшим: суы юк, бәдрәфе юк, мичкә үзем ягам. Милкемдә 10,8 м².

Минем белән улым һәм әнием дә шунда теркәлгән. Аларның өлешләре юк. 2004 елдан бирле яшибез. Бистә советында торакка чиратта 2009 елдан бирле торабыз. Администрация, төзелешкә мәйданны чистарту өчен, билгесез срокка фатир арендалап яшәргә тәкъдим итә. Йорт авария хәлендә, фатирга чиратта торам, улым балигъ булган - минем администрациядән фатир алырга хокукым бармы? Хәзерге вакытта әлеге йортта минем гаиләм генә яши, безнең башка яшәр урыныбыз юк.
Әлеге сорауга бертөрле җавап бирергә дә авыр, чөнки анда капма-каршылыклар бар. Сезнең йорт авария хәлендәге дип табылган, яшәүчеләре таркатылган һәм сездән башка анда беркем дә яшәми, димәк, калган кешеләргә фатирлар бирелгән. Сорау туа: ә нигә сезгә юк? Биргәннәрдер дә, бәлки, сез кире каккансыздыр?
Кереш мәгълүматларга таянып, җавап түбәндәгечә: әйе, сезнең администрациядән фатир алу мөмкинлеге бар. Бу соравыгыздан да ачык күренә: чиратта торасыз һәм йортта яшәүчеләр күчерелгән. Әгәр дә сез алга таба да тәкъдим ителгән тораклардан баш тартасыз икән, муниципаль берәмлек администрациясе сезне әлеге йорттан китәргә суд аша мәҗбүр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев